Ак калфак җыры

Ак калфыгыңның чуклары
Көдрә чәчкәйләреңә төште.
Синең лә миңа буласың юк,
Мәхәббәтем сиңа ник төште.

Ак калфыгыңның чуклары
Төшеп тора бәгърем күзеңә.
Минем лә сиңа күңелем төште,
Тиң күрмисең, бәгърем, үзеңә.

Оставьте комментарий