Ак калфак (өченче вариант)

Ак калфагың киясең дә,
Су буена киләсең.
Мәхәббәттән җаным әрни,
Белмим, ничек түзәсе.

Кушымта:
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Керәсең төшләремә.
Ак калфагың бик килешә,
Булсын үзеңә генә.

Ак калфагың бик килешә,
Иркәм, нурлы йөзеңә.
Чибәрлегең таң калырлык,
Күз тимәсен үзеңә.

Кушымта:

Шатлыкта да, кайгыда да,
Булыйк, иркәм, гел бергә.
Бер-беребезнең кадерен белеп,
Яшик гомер-гомергә.

Кушымта:

Оставьте комментарий