Кызлар күңеле — ак умырзая

Ак умырзая кардан баш төрткән,
Елмая аңа шук кояш күктән.
Назланып кына ачыла бөре,
Ак умырзая — кызлар күңеле.

Әниемә (өченче вариант)

Күз караңдай күреп, Җан җылыңны биреп, Үстердең кадерләп кызыңны. Һәрбер сулышыңнан, Нурлы карашыңнан, Тоям, әни, синең назыңны. Кылган игелегең Бишләтә түләрмен, Кайтарырмын сиңа наз белән. Гомер көзләреңдә, Сүнмәс күзләреңдә, Горурлык син тапкан кыз белән. Синең чишмәнең башы, Мин — дәвам агышы, Җан һәм кан кардәшләр без икәү. Син минем бергенәм, Мин синең бергенәм, Бездән якын … Читать далее

Сәлам Өфедән

Без Агыйделдән җыр алып килдек,
Урал таулары сәлам юллады.
Ничә кат инде җир шарын урый
Татар җырының данлы юллары.

Аймылыш язмышлар

Яшьлекнең язында очраштык, таныштык,
Табыштык — аккоштай тиң ярлар.
Син утка, мин суга әйләнеп хушлаштык,
Аерды яшенле яңгырлар.