Бөгелә талым

Яшьләй кердең йөрәгемә,
Өзелеп сөйдем мин сине.
Тик мин ялгышканмын икән,
Алыштырдың бит син мине.
Ятлар биргән алсу чәчәк
Түшләреңә син кададың.
Мине генә сөям, дидең.
Күзгә карап алдадың.

Ак бәхет теләрмен

«Башка берәү булгач уйларымда,
Бөтенләйгә кит син!» — диямен.
«Ак бәхетләр теләп, юлларына
Ап-ак ромашкалар сибәрмен.
«Ә ул кайда?!» — дигән дусларыма:
«Яратмый ул мине!» — диярмен.