Безнең сөю (Гашыйклар җыры)

Кичке җиләс һава,
Зәңгәр эңгер-меңгер.
Ике гашыйк ярда:
Алар синдер-миндер.
Кулларың кулларда,
Уйларың кайларда?
Нигә әле, нигә
Моңсу җанкайларда?

Безнең күңел (беренче вариант)

Безнең күңел нигә моңлы икән,
Безнең күңел ничә кыллы икән? —
Онтыласы иде тын калып.
Гарасатка кереп югалмыйча,
Гөнаһларга гына уралмыйча,
Бәхет йөрсә икән юл ярып.