Онытылыр сагышлар

Ярсуымны басып кырлар гиздем —
Болын чәчәкләрен өзмәдем,
Арысам да кайчак бу дөнъядан,
Мин яшәүдән барыбер бизмәдем.

Бәхет кошы (өченче вариант)

Колагымда чыңлый әле булса,
Күңелемдә калды сакланып: —
Мин барыбер сиңа бәхет бирә
Алмас идем, — дидең, акланып.

Гомер — аккан су

Учым белән сиңа су китерәм…
Бармак аша кача тамчылар.
Тамчы кебек, кача безнең гомер,
Кичәге көн үткән, бүген-бар.