Безнең күңел (беренче вариант)

Безнең күңел нигә моңлы икән,
Безнең күңел ничә кыллы икән? —
Онтыласы иде тын калып.
Гарасатка кереп югалмыйча,
Гөнаһларга гына уралмыйча,
Бәхет йөрсә икән юл ярып.

Безнең күңел нигә моңлы икән,
Безнең күңел ничә кыллы икән? —
Ду купканнар шашкын хисләрем.
Чыгымчылап чапкан ярсу тайдай,
Дулкыннарга кунган моңсу айдай,
Ярсу яки моңсу кичләрем.

Безнең күңел нигә моңлы икән,
Безнең күңел ничә кыллы икән? —
Кушылырга сайрар кош кирәк.
Җаннан җанга йөри моңнар күчеп,
Тик дөньясы гына әллә ничек —
Сабырлыклар бирсен, түз, йөрәк!..

Оставьте комментарий