Тамчылар (беренче вариант)

Тамчылар, тамчылар!
Әйтегезче, тамчылар!
Нигә язгы кичләрдә
Яшь йөрәкләр ярсыйлар?..
Нигә язгы кичләрдә
Яшь йөрәкләр ярсыйлар?..

Далаларым

Далаларым, сезгә карап дулкынланам,
Мин бит күпме язлар ямен күргән чабан.
Җырлап киләм домбра чиртеп ат өстендә,
Яшьлек дәрте янып тора шат йөземдә.
Уа малым, әй ширкенай,
Җәйләүләрем иркен, бай!

Тәңкә карлар

Тәңкә карлар, тәңкә карлар
Чәчәктәй коела…
Ак чәчәкләр яуган кичтә
Дуслар бергә җыела.
Дуслар белән генә табын
Ямьле тоела…

Туган авыл (беренче вариант)

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.

Ярый ла сабырым бар…

— Сагындым, — дип, иңнәреңә
Сарылыр чакларым бар.
Күз сирпесәң шатлык булып
Кабыныр чакларым бар.

Яратам, дисең син

Яратам, дисең син, шуның өчен
Бар дөньямны онытам, дисең син.
Юк, иркәм, син онытма дөньяны, шул дөньяда
Мин яшим бит, онытма син аны.

Кояшларың белән кил син миңа

Кояшларын белән кил син мина, кил син миңа,
Син бит минем ике канатым;
Әллә син булганга бу дөньяны,
Бу тормышны өзелеп яраттым?!

Сандугач җыр суза

Сандугач җыр суза
Тын гына, моң тына;
Өзелеп-өзелеп,
Сандугач җыр суза
Тын гына, моң гына —
Кемне ул юксына?