Газаплы сөю

Аккан болытларга ерак офыкларга
Сәлам юллыйм алар артыннан.
Җаным бәргәләнә, меңгә телгәләнә,
Язам, ахры, язам акылдан.

Газаплама

Газаплама, сөймим сине диеп,
Өзгәләмә инде бәгырьне.
Минем кебек башка булмас, җаным,
Белүчеләр синең кадерне.

Гаепләмә

Хатлар язам сиңа, хатлар язам
Әллә барып җитә, әллә юк.
Җавап көтәм, һаман дулкынланам
Күңелемдә бер дә тынгы юк.

Вәгъдәләр кирәкми

Син мине белмисең,
Син мине күрмисең,
Бүтәндә синең уй хисләрең.
Үтсәгез парлашып,
Кошлардай сайрашып,
Нишлим соң, өзелә эчләрем (үзәгем)?

Вәгъдәләр бирмим

Мин әле сиңа вәгъдәләр бирмим,
Моң чишмәсеннән, моң аласым бар:
Сагынулар аша, зарыгулар аша
Мәхәббәтемнең сыналасы бар.

Вәгъдә (өченче вариант)

Сөюләрем көчле, хәтәр яшен төсле,
Тик сак бул: ут белән уйнама, уйнама.
Вәгъдәмне мин бозсам, ятларга кул сузсам,
Гафу итәр бу, дип уйлама.