Вәгъдә итә алмам

Әйтмәдем дә сиңа сау бул диеп,
Үз-үземә урын табалмыйм.
Эх, килми шул, килми китәсе лә,
Яныңда да, ләкин, калалмыйм.

Кавышулар вәгъдә итә алмам,
Тик синсез дә ничек яшәргә.
Тилмереп лә үтә гомерләрем
Бердән-берем диеп дәшәргә.

Озатасың да күрмә диеп,
Тәрәзәдән карап каласың.
Күңелемнең гел түрендә йөри
Сагынулы моңсу карашың.

Кавышулар вәгъдә итә алмам,
Тик синсез дә ничек яшәргә.
Тилмереп лә үтә гомерләрем
Бердәнберем диеп дәшәргә.

Дөньяларда бу кадәрле гашыйк
Без генәдер кебек, без генә.
Түзгәннәрең, көткәннәрең өчен
Бурычлы мин сиңа гомергә.

Кавышулар вәгъдә итә алмам,
Тик синсез дә ничек яшәргә.
Тилмереп лә үтә гомерләрем
Бердән-берем диеп дәшәргә.

Оставьте комментарий