Вәгъдәләр кирәкми

Син мине белмисең,
Син мине күрмисең,
Бүтәндә синең уй хисләрең.
Үтсәгез парлашып,
Кошлардай сайрашып,
Нишлим соң, өзелә эчләрем (үзәгем)?

Чык әле каршыма,
Чык әле каршыма,
Күрәле мине дә бер генә.
Кирәкми вәгъдәләр,
Кирәкми дәгъвалар,
Син шулай юаныч бир генә.

Тап килмәс теләкләр,
Кушылмас йөрәкләр,
Белмим дә (көтмимен) андый көннәрне.
Бозылган язмышлар,
Әрнүле каргышлар,
Бәхтле иткән шул кемнәрне?

Чык әле каршыма,
Чык әле каршыма,
Күрәле мине дә бер генә.
Кирәкми вәгъдәләр,
Кирәкми дәгъвалар,
Син шулай юаныч бир генә.

Син мине белмисең,
Син мине күрмисең,
Күңелемдә үк сөйләр яшьләрен.
Ай белән дә кояшта,
Яналар гел башка,
Мин дә шулай кебек яшәрмен.

Чык әле каршыма,
Чык әле каршыма,
Күрәле мине дә бер генә.
Кирәкми вәгъдәләр,
Кирәкми дәгъвалар,
Син шулай юаныч бир генә.

Оставьте комментарий