Газаплы сөю

Аккан болытларга ерак офыкларга
Сәлам юллыйм алар артыннан.
Җаным бәргәләнә, меңгә телгәләнә,
Язам, ахры, язам акылдан.

Җилләр эндәшәләр, төннәр көнләшәләр
Син булганда минем кочакта.
Нигә сыный язмыш, нигә язган ялгыш,
Яндырмагач уртак учакта?

Томан били аны, синсез ата таңы,
Бәхетләргә әле соң түгел.
Яратудан арып, күмер генә калып,
Тынар микән әллә бу күңел?

Газап сөюләрдән, газап көюләрдән
Йөрәгемнән кан-яшь тамармы?
Күңел җылың белән, кайнар тының белән
Бәйлә, зинһар, тирән ярамны.

Оставьте комментарий