Кичегеп килгән мәхәббәт
Язгы күкрәү булып,
Идел кебек тулып,
Йөрәгемә килеп кердең син,
Язлар килгән-киткән,
Гомер синсез үткән,
Моңарчы соң кайда йөрдең син?..
Язгы күкрәү булып,
Идел кебек тулып,
Йөрәгемә килеп кердең син,
Язлар килгән-киткән,
Гомер синсез үткән,
Моңарчы соң кайда йөрдең син?..
Язлар булып килеп кергән идең,
Көзләр булып китеп барасың.
Ерагая бара, ерагая
Безнең мәхәббәтнең арасы.
Яратканым өчен сине өзелеп,
Беркайчан да кире үкенмәм.
Яратмасаң, син яратма мине,
Китә алсаң, үзең кит миннән.
Китәм дисең, китәм дисең,
Китәм димә, китсәң дә!
Өметләремне өзмәче,
Юкка сине көтсәм дә.
Яратканым өчен сине өзелеп,
Беркайчан да кире үкенмәм.
Яратмасаң, әйдә, син яратма мине,
Китә алсаң (калсаң), үзең кит миннән.
Үрдем лә үрдем чәчләрем,
Үрдем дә сүтә алмадым.
Атлап түгел, йөгереп түгел,
Очып та җитә алмадым.
Үрелдем дә өзелдем дә
Моңландым да түгелдем.
Китә торган, сүнә торган ,
Сөйми торган түгелмен.
Төнге утлар көрсенә,
Бер яна да, бер сүнә.
Китәсеңме ияреп,
Шул утларның берсенә.
Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Ялгызлыкка мине ташлама.
Күрәсеңме, язның назлавына
Пар тургайлар ничек шатлана.
Кырыс кышкы җилләр…
Кырыслыгы — язмышларга килгән сынау.
Җилгә каршы икәү,
Барыр юллар бәхетләргә
Һаман әле урау.
Сөйләшеп сүзләр дә бетмәгән,
Җырлыйсы җырлар да бар әле,
Китмә син үпкәләп, китмә син,
Янымда мәңгегә кал әле!