Өч көнлек дөнья

Кунак кына булып, шушы җиргә туып
Яшим әле, кумыйм артыгын.
Яхшылыкта уем, сузам ярдәм кулын,
Бүлешергә әзер актыгын.

Яз килә (өченче вариант)

Кабат килә ямьле язлар,
Күңелләрне сөеп-назлап,
Якты кояш сибә нурларын.
Безнең өметләрне аклап,
Кошлар кайта туган якка,
Яңыратып шатлык җырларын.

Күңел-күбәләк

Тәүге килгән мәхаббәт,
Әйтерсең лә күбәләк.
Бакчадагы гөлгә кунган,
Аткан таңны иркәләп.
Бәхетебез түгәрәк,
Минем күңел — күбәләк.
Сагындырма, кил яныма,
Яшәү рәхәт бергәләп.

Ике йөрәк (өченче вариант)

Үсеп җиткән ни ара? Бүген бездә гөрләп туй бара!
Матур өстәлләр корылган, дус-туганнар җыела!
Бер-берендә серле күзләре, нурдай балкый йөзләре,
Күңелләрен җилкендерә «Әче!», «Әче!» сүзләре!
Күз тимәсен пар, мәңге бергә булсыннар!