Түзмичә булмый

Ялгышлар була, юллар гел борма,
Тигез акмый һәрчакта елга.
Сукмактан узам, юлларда тузан,
Сыкрап елый йөрәк шул заман.

Очам синең яннарыңа

Күзләрең карасы
Бигрәк сагындырды.
Очкыннары йөрәктә уттай яна.
Җилләрнең җитезен
Җигеп җилкәннәремә,
Очам синең яныңа, яныңа.

Миләүшә (өченче вариант)

Каен белән бас янәшә,
Сиңа бик тә килешә.
Болында бар чәчәк сиңа
Елмаюын өләшә.
Авылыбызның гүзәле дип
Бөтен халык сөйләшә, Миләүшә.
Каен белән бас янәшә,
Сиңа бик тә килешә, Миләүшә.
Авылыбызның гүзәле дип
Бөтен халык сөйләшә.