Өч көнлек дөнья

Кунак кына булып, шушы җиргә туып
Яшим әле, кумыйм артыгын.
Яхшылыкта уем, сузам ярдәм кулын,
Бүлешергә әзер актыгын.

Аргамактай чаба гомер алга таба,
Әйләнүдән туктамый Җир шары.
Тапкан маллар кала, без яшәгән дөнья
Өч кенә көнлек нибары.

Һәрчак нидер җитми, булганы да бетми,
Һәммәбезгә кирәк бөтенлек.
Тик онытмыйк шуны: тапкан малыбыз да
Шушы дөнья кебек өч көнлек.

Аргамактай чаба гомер алга таба,
Әйләнүдән туктамый Җир шары.
Тапкан маллар кала, без яшәгән дөнья
Өч кенә көнлек нибары.

Шатлык-борчуларны бүлгән тигез итеп,
Рәнҗетмәгән бит Ул беркемне.
Аллаһ бүләге дип кабул итсәк иде
Бу дөньяның туган һәр көнен.

Аргамактай чаба гомер алга таба,
Әйләнүдән туктамый Җир шары.
Тапкан маллар кала, без яшәгән дөнья
Өч кенә көнлек нибары.

Оставьте комментарий