Үкенеч…

Китә дуслар, китә,
Китә берәм — берәм,
Әллә сөйләшкәннәр мәлләрен!?
Мына тагын бер аз соңлаганмын …
Белә алмый калдым хәлләрен.

Тынычлык кошлары гөрләсен!

Күңелле булырмы чәчәкләр
Назланып кояшка батмаса,
Яз килгәч ярлардан моңаеп
Челтерәп гөрләвек атмаса?

«Мин юк!» — диям, сугышка!

Тыныч кына сызлып таңнар ата,
Имин көннәр юрап дөньяга!
Яралар да төзәлделәр кебек…
Язлар булып кояш елмая!

Гомер (алтынчы вариант)

Яна-яна кәми барган шәмдәй
Көннән-көнгә гомер кыскара.
Туым белән үлем бер туганнар —
Җилеп кенә үтәр бу ара.

Гомер ике килми

Гомер ике килми, беребез дә белми
Кайчан өзеләсен гомернең.
Ул бит мизгел генә, яшик гади генә
Бүгенгенең белеп кадерен.

Сынмасыннар парлы канатлар

Бересен-берсе кочкан ак каеннар,
Сыенганнар горур наратлар.
Кичкән чакта тормыш дәрьяларын,
Сынмасыннар парлы канаттар.

Тәрәзәңә пәрдә корма бүген

Тәрәзәңә пәрдә корма бүген,
Керим таң нурына уралып.
Керфегеңдә төшми калган тамчы,
Алыйм шуның тозын аралап.