Әйдә, дустым

Әйдә, дустым, ал гармунны,
Җырлыйк «Җидегән чишмә»не.
Җырга-моңнарга күмелсен
Авылыбыз кичләре.

Әйдә, әйдә, әйдә, әйдә, әйдә, дустым!
Җырлап, уйнап күрсәт гармуның тавышын.
Бергә-бергә бергәләшеп биик әле,
Дөньяларның рәхәтләрен күрик әле!

Эх, кайда сез, матур чаклар,
Яшел болын буйлары?
Бер сөлге өчен көрәшкән
Җәйге сабан туйлары!

Әйдә, әйдә, әйдә, әйдә, әйдә, дустым!
Җырлап, уйнап күрсәт гармуның тавышын.
Бергә-бергә бергәләшеп биик әле,
Дөньяларның рәхәтләрен күрик әле!

Искә алып яшь гомерне,
Моңлы көйләр сузарбыз.
Хәтер сукмаклары буйлап
Җырлар җырлап узарбыз.

Әйдә, әйдә, әйдә, әйдә, әйдә, дустым!
Җырлап, уййап күрсәт гармуның тавышын.
Бергә-бергә бергәләшеп биик әле,
Дөньяларның рәхәтләрен күрик әле!

Оставьте комментарий