Өч көнлек дөнья

Кунак кына булып, шушы җиргә туып
Яшим әле, кумыйм артыгын.
Яхшылыкта уем, сузам ярдәм кулын,
Бүлешергә әзер актыгын.

Үзең сизмәдең

Күкләреңдә серле йолдыз булып,
Яшерен генә сине күзләдем.
Төннәр буе сөеп, назлап чыктым,
Ярый әле үзең сизмәдең.

Калдырдың да киттең

Калдырдың да киттең,
Мине ятим иттең.
Карамадың кире борылып.
Сине искә алам,
Шуннан ләззәт табам,
Эзләреңә атлыйм орылып.

Син минем иң соңгы сөюем

Ни генә булса да арада,
Син минем ин соңгы сөюем,
Син минем ин соңгы мәхаббәт,
Иң соңгы януым, көюем…

Сиздеңме

Сиздеңме, җил булып, бер дулап, бер тынып,
Иңеңнән кочканым сиздеңме?
Әллә син җилләргә, бирешмәм җилләргә,
Дулар да басылыр дидеңме?

Алдандым язларга

Язларда табылдың,
Иңемә сарылдың,
Яктыртып язмышым иртәсен.
«Үтәр» дип уйладым,
Ялгышты уйларым,
Гомергә син гашыйк иткәнсең.