Күңел-күбәләк

Тәүге килгән мәхаббәт,
Әйтерсең лә күбәләк.
Бакчадагы гөлгә кунган,
Аткан таңны иркәләп.
Бәхетебез түгәрәк,
Минем күңел — күбәләк.
Сагындырма, кил яныма,
Яшәү рәхәт бергәләп.

Оча, оча, оча күбәләк,
Күбәләккә гөл кирәк.
Гөлләрдән дә матур(ы)рак,
Җаным, миңа син кирәк.
Оча, оча, оча күбәләк,
Күбәләккә гөл кирәк.
Гөлләрдән дә матур(ы)рак,
Коча, коча, коча мәхаббәт.

Уйным(ын)да очканым бар,
Дөньяны кочамын.
Мәхаббәткә күңел тулган,
Күбәләктәй җаным.
Бәхетебез түгәрәк,
Минем күңел — күбәләк.
Сагындырма, кил яныма,
Яшәү рәхәт бергәләп.

Оча, оча, оча күбәләк,
Күбәләккә гөл кирәк.
Гөлләрдән дә матур(ы)рак,
Җаным, миңа син кирәк.
Оча, оча, оча күбәләк,
Күбәләккә гөл кирәк.
Гөлләрдән дә матур(ы)рак,
Коча, коча, коча мәхаббәт.

Оставьте комментарий