Яшерен сөю
Язлар җиткәч, Идел суы ярсып агар,
Дулкыннары сыймас аның ярларына.
Ярларыннан чыккан ярсу Идел кебек,
Мәхәббәтем сыймас минем җырларыма.
Язлар җиткәч, Идел суы ярсып агар,
Дулкыннары сыймас аның ярларына.
Ярларыннан чыккан ярсу Идел кебек,
Мәхәббәтем сыймас минем җырларыма.
Карлар яуа урамда,
Эшем дә юк буранда,
Кар көрәүе авыр түгел
Син янымда булганда.
Явыгыз, карлар, явыгыз,
Урамнарга тулыгыз.
Сандугачлар киткән инде,
Тирәкләргә куныгыз.
Зәңгәр чәчәкләре булыйм,
Яраткан гөлләреңнең.
Матур хыялларың булыйм,
Иң якты көннәреңнең.
Көнне — төнгә ялгый торган,
Арада кичләр була.
Ике йөрәк, сагыш утын,
Көйләүче хисләр була.
Бу дөньялар парлылар өченме,
Ник бәхетсез була ялгызлар?
Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәгез,
Аларда да хисле йөрәк бар.
Ерак-еракларда, якты күлдә
Су өстендә үсте чагылып
Шау яшьлегем, дөнья кәрванына
Минем еллар китте агылып.
Кичә томан иде
Күңел ярында.
Кичә үзәк өзде
Салкыннар.
Бүген язлар килсен өчен,
Гөлләр үссен өчен,
Ярый әле син бар,
Әле син бар.
Өзелеп яратканнар күп,
Бар соңлап табышканнар.
Бик бәхетле бу дөньяда
Яратып кавышканнар.
Уфтану зарлардан арыныйк,
Йөрәккә яңы җыр кабызыйк.
Җыр булсын зур хисләр кулында,
Яктырсын дөнъялар мәхәббәт җырыннан.