Яусын әйдә карлары!

Карлар яуа урамда,
Эшем дә юк буранда,
Кар көрәүе авыр түгел
Син янымда булганда.

Яусын әйдә карлары!
Ашыкмасын язлары…
Салкын кышны җылытырлык
Сөюемнең назлары!

Җитми бары эш кенә,
Беләгемдә көч кенә,
Елмаясың миңа карап —
Йөрәгемдә хис кенә!

Яусын әйдә карлары!
Ашыкмасын язлары…
Салкын кышны җылытырлык
Йөрәгемнең назлары!

Үткән еллар — җыр гына,
Күзләреңдә нур гына,
Бәхет яусын карлар булып,
Яннарымда бул гына!

Яусын әйдә карлары!
Ашыкмасын язлары…
Салкын кышны җылытырлык
Сөюемнең назлары!

Оставьте комментарий