Яшим һаман сине яратып
Синең назлы күз карашың,
Ярымайдай кыйгач кашың
Мәңге яши минем күңелдә.
Чишмә кебек саф тавышың,
Әйтерсең лә язгы ташкын,
Ургып керде йөрәк түренә.
Синең назлы күз карашың,
Ярымайдай кыйгач кашың
Мәңге яши минем күңелдә.
Чишмә кебек саф тавышың,
Әйтерсең лә язгы ташкын,
Ургып керде йөрәк түренә.
Синсез булган минутларым
Көннәр булып тоела
Син көнемдә, син төнемдә
Һич чыкмыйсың уемнан.
Сине күрдем чишмә буйларында,
Болыннардан кайтып барышлый.
Без кавышып, гомер юлларында
Яши алырбызмы ялгышмый?..
Башкаемны ияселәр килә
Сине тәүге күргән көнемә.
Саташулыр гына түгел лә бу,
Булдың бит син минем үземә.
Яшермәче, иркәм, әйт дөресен,
Бүтәндәме хәзер күңелең?
Умырзая гомере кебек кыска
Булдымы әллә мине сөюең?..
Карашларың көзге кояш сымак,
Нигә, иркәм, салкын карыйсың?
Сабырлыгы җуйган йөрәгемә
Тагы тирән яра ясыйсың.
Яшермә син, иркәм, серләреңне,
Мин барыбер аңлыйм барын да.
Күңелеңдәге яшерен сөю уты
Күзләреңнән синең агыла.
Тормыш сукмаклары сикәлтәле,
Ярсый җилләр, була давыл да.
Сагышлардан җаным әрнегәндә
Ярый әле син бар янымда.
— Сагындым, — дип, иңнәреңә
Сарылыр чакларым бар.
Күз сирпесәң шатлык булып
Кабыныр чакларым бар.
Кая куйдың гөлләреңне
Тәрәз төбеннән алып?
Кемнәр белән серләшерсең
Япа-ялгызың калып?