Яшәр идем синең җаныңда

Айлы төндә калдык икәү генә,
Өскә үрли учак ялкыны,
Җем-җем килеп шаян чаткылар
Күзләреңдә синең ялтырый.
Сизәсеңме, иркәм, ай карашын?
Ул соклана моңлы йөзеңә.
Ак чәчәктән үргән калфагың
Бигрәк охшаш синең күңелеңә.

Яңа ел моңы

Ап-ак карлар ява, карлар ява,
Җирдә кышны сагынып көтә микән?
Сагынып та көтәр кешең булса,
Бу гомерләр матур үтә икән.

Яшьлек юлларым

Урау-урау юллардан кайтып киләм ашкынып,
Кисәк-кисәк юлларда торып калган яшьлегем.
Безне аерган юллар кабат очраштырырлар,
Озатып калган каеннар бердәм шаулап торырлар.

Яшьлек белән хушлашу (Мәхәббәтем кала, Яшьлегем сагышы)

Мәхәббәтем кала,
Ерагая ара,
Йөрәккәем һаман янармы?
Яшьлек үтеп бара,
Күңелләрдә яра —
Гомерлеккә шулай калырмы?

Яшьлегемнең яшел язлары

Сизәсеңме көннәр үтә җаным?
Җайлап, сүтеп гомер җипләрен.
Безнең бергә булыр көннәрне дә
Синсез генә, читтә үткәрдем.

Яшьлегем, кайда син?

Яшьлегем, кайда син, кайда син?
Түзә алми күңелдә яралар.
Яшьлегем эзеннән кайтыр идем,
Көтеп алса мине сөйгән яр.