Наратлар урманында
Исеңдәме яңгыр яуды
Наратлар урманында.
Юк, яумады ул, җырлады ул,
Без икеү турасында.
Исеңдәме яңгыр яуды
Наратлар урманында.
Юк, яумады ул, җырлады ул,
Без икеү турасында.
Сизәсеңме көннәр үтә җаным?
Җайлап, сүтеп гомер җипләрен.
Безнең бергә булыр көннәрне дә
Синсез генә, читтә үткәрдем.
Тугайлардан чәчәк җыйдым,
Өзмәдем сарыларын.
Тик син килеп бүләк иттең
Яз умырзаяларын.