Яшәү көче

Син киткәннән бирле күңелем
Уйда минем, сагышта,
Очрамыйсың юлларымда,
Күренмисең ялгыш та.

Кушымта:
Кая барсам, нишләсәм дә,
Чыкмыйсың исләремнән,
Ахры, мәңге арыналмам
Бу тиле хисләремнән.

Китсәң онытылырсың дип,
Мин ялгыш уйлаганмын,
Синең серле күзләреңә
Мин карап туймаганмын.

Кушымта:

Әллә ниләр бирер идем
Сине бер күрер өчен,
Кайтчы, иркәм, яннарыма,
Бүләк ит яшәү көчен.

Кушымта:

Оставьте комментарий