Тегермән буалары

Алтын яллы толпар атларыбыз
Алып китте безне бала чактан.
Төшләремдә моңсу гына кешни
Тәүге тапкыр меңгән җитез атлар.

Теләче (беренче вариант)

Мишә буйлап еракка нур сибә
Теләчедә аткан алсу таң,
Китсәм ерак, җырлыйм мин моңаеп,
Мишә буен өзелеп сагынудан.

Теләче (икенче вариант)

Сандугачның сайраганын тыңлыйм,
Җырлыйсы килә, көләсе килә.
Яңа бәхет теләп, алсуланып
Таң беленеп килә Теләчедә.

Тигәнәлем (Тигәнәле авылы көе)

Авылыма кайтсам, юл буенда
Назлы ак каеннар чайкала.
Әйтерсең лә, яшел яулык болгап,
Газиз әнкәй чыгып каршы ала!
Әйтерсең лә, яшел яулык болгап,
Газиз әнкәй чыгып каршы ала!

Татарстан (беренче вариант)

Яшьлекнең таңында мин күпме
Хыялый сарайлар кормадым!
Хыялны канатлы кош итте,
Туган җир, тик синең җырларың.