Урманнарга барган идем.
Каршы алды имәннәр.
Урман кебек шаулап яши
Туган ягын сөйгәннәр.
Туган аулым Ташлык —
Минем җаныма башлык.
Ташлап китмәм ташкалага,
Мин бит Ташлыкка гашыйк.
Зәй буена төшкән идем
Колач җәеп йөзәргә,
Безнең яктан матур җир юк, —
Ышан минем сүзләргә.
Туган аулым Ташлык —
Минем җаныма башлык.
Ташлап китмәм ташкалага,
Мин бит Ташлыкка гашыйк.
Кайнар тауга менгән идем,
Аякларны пешерә.
Җаннары таш булмаганнар
Безне искә төшерә.
Туган аулым Ташлык —
Минем җаныма башлык.
Ташлап китмәм ташкалага,
Мин бит Ташлыкка гашыйк.