Теләче (өченче вариант)

Минем ничек яратканны син үзең дә беләсең,
Яратышып яшик әле, яшик әле, Теләчем.

Теләкләрнең изгеләрен телисеңдер Теләче,
Безгә һәрчак бәхет кенә телә-телә, Теләчем.

Килә сине шатлыкларга, шатлыкларга күмәсе,
Шатланышып яшик әле, яшик әле, Теләчем.

Теләкләрнең изгеләрен телисеңдер Теләче,
Безгә һәрчак бәхет кенә телә-телә, Теләчем.

Кайчагында сагындырып бәгырьләрне теләсең,
Сагынышып яшик әле, яшик әле, Теләчем.

Теләкләрнең изгеләрен телисеңдер Теләче,
Безгә һәрчак бәхет кенә телә-телә, Теләчем.

Оставьте комментарий