Тегермән буалары

Алтын яллы толпар атларыбыз
Алып китте безне бала чактан.
Төшләремдә моңсу гына кешни
Тәүге тапкыр меңгән җитез атлар.

Сагындыра бала чакның
Юалы урманнары.
Җәйрәп яткан ак дулкынлы,
Тегермән буалары.

Яшьлегемнең тегермән буалары,
Дулкын булып, йөрәкләргә кага.
Ярларында яшьлек ярларыбыз
Яулык болгап, безгә һаман бага.

Сагындыра бала чакның
Юалы урманнары.
Җәйрәп яткан ак дулкынлы,
Тегермән буалары.

Сагындыра яшьлегемнең
Юалы урманнары.
Җәйрәп яткан, ак дулкынлы,
Тегермән буалары.

Оставьте комментарий