Казан (беренче вариант)

Бакчаларга уралып,
Башкаладан нур алып,
Гөрли Казан, матур Казан,
Үсә Казан нурланып.
Зур гигантлар күтәрелә
Йолдызларга үрелеп,
Йолдызларга үрелеп —
Бөтен илгә күренеп.

Каеннарым

Каеннарым киткән саен (чакта),
Миңа кул изәп кала,
Авылымның тирә ягын
Каеннар бизәп кала.
Каеннарым киткән саен (чакта),
Миңа кул изәп кала (Моңаеп карап калам).
Кайгыларны, хәсрәтләрне
Каеннар урлап ала.

Йөрдек без походта

Мендек биек тауга, күрмәдек бөркет,
Бөркет качып беткән, кешедән куркып.
Кердек карурманга, күрмәдек төлке,
Төлке эзләп йөрү хәзер бит көлке.