Казанчы каеннары
Хәтерлисез, онытмыйсыз,
Казанчы каеннары.
Сезнең араларда калган
Беренче адымнарым.
Хәтерлисез, онытмыйсыз,
Казанчы каеннары.
Сезнең араларда калган
Беренче адымнарым.
Казансудан томан күтәрелә,
Күр әле, күр, җирдә ак болыт.
Күтәрелә күккә ак томаннар,
Җирнең ап-ак сәламе булып.
Казаннарга барасым бар әле,
Агыйделдән үтеп Камага.
Күңелемдә сагыш-моңнарым бар,
Чәчкәләрдән җыйган назларым бар,
Идел күрке — шушы калага.
Сезнең белән күрешергә
Килдем мин ераклардан.
Җырлар белән, моңнар белән
Кайнар сәламнәр белән.
Ник болай караңгы бу көн,
Күнелдә гарәсәт бүген?
Син минсез яши алырсың,
Мин синсез яши алмам?!
Ил хакын даулаган утлы давыл
Күптән тынды…
Хәсрәт, зур кайгылар
Онытылды…
Кырыс еллар кичкән каеннар
Яфрак яра!
Күңелләрдә тибри дәртле көйләр —
Исән Җәлилләр!
Үсеп җиттек, авылдан
Чыгып китәсе килеп.
Эх, шул Казан дигәннәрен
Бер барып күрсәң, диеп.
Авылда бөреләнеп,
Казанда чәчәк атып,
Яшьнәп үстек, яшь гомерне
Гөрләтеп тә, шаулатып.
Казан утлары сибә нурларын
Суларына моңсу Иделнең.
Гүзәл кала, нурлы Казан,
Сине күрми йөрәк түзми,
Янулары бетми күңелнең.
Казаннан Мәскәү күренер микән,
Баскычларга менеп карасам?
Кил әле, Иделнең җиләс җиле,
Юлларга чәчәкләр сип әле.
Ак булып, саф булып истә калсын
Казанның кадерле кичләре.