Каз өмәсе су буена
Озаталар казларны.
Ак йолдызлар бии бии
Иркәлиләр кызларны.
Андый чакта туган якның
Киче дә якты була.
Каз өмәсе олы бәйрәм:
Кунаклар килеп тула.
Чишмә суы көмеш кебек,
Кызлар казлар юалар.
Мамык кебек карны яра,
Болыт яллы юргалар.
Андый чакта туган якның
Киче дә якты була.
Каз өмәсе олы бәйрәм:
Кунаклар килеп тула.
Шәмдәй шома ак каеннар
Чишмә юл буен бизи.
Кояш кызы уянган да,
Елмая, кулын изи.
Андый чакта туган якның
Киче дә якты була.
Каз өмәсе олы бәйрәм:
Кунаклар килеп тула.