Саба көе
Уйна Саба көйләренә,
Еракларга чыңласын.
Шатлыклы хезмәт җырларын
Шат халыклар тыңласын.
Уйна Саба көйләренә,
Еракларга чыңласын.
Шатлыклы хезмәт җырларын
Шат халыклар тыңласын.
Истә һаман авыл урамнары
Күз алдымда болын юллары.
Гармун тартып, зәңгәр кичләреңдә
Шунда үтте яшьлек елларым.
Бакчаларга уралып,
Башкаладан нур алып,
Гөрли Казан, матур Казан,
Үсә Казан нурланып.
Зур гигантлар күтәрелә
Йолдызларга үрелеп,
Йолдызларга үрелеп —
Бөтен илгә күренеп.
Чыгасың да Идел ярларына,
Сөяләсең бөдрә талларына.
Чал Иделнең тәңкә дулкыннары
Тәгәрәп килә синең алларыңа.
Траля-ля-ля…
Күмелгәнсең ак мамык мендәргә,
Толымнарың җәеп син, иркәм.
Сине өзелеп сагынып,
Сөю белән янып,
Тәрәзәңне чиртәм мин иртән.
Карагыз бу сөенечне,
Бу шатлыкны карагыз.
Кызыбыз кияүгә чыккан,
Бүген туйга барабыз.
Кердең дә син күңелемә
Былбыл булып сайрадың.
Тик бер сине, сине генә
Гомерлеккә сайладым.