Каен кабак

Каен гына кабак, моңнар сымак,
Сыртларыннан искән җилкәе, җилкәе.
Газиз генә микән, ай, үзе микән,
Һәр кемгә дә туган җиркәе, җиркәе.

Каен гына кабак, бөдрә куак,
Бөдрәләрең бетә көз җитсә, көз җитсә.
Бер көн яшәүеңдә — бер гомердер,
Туып үскән җирем үз итсә, үз итсә.

Каен гына кабак буйларында
Карчыгалар канат кагына, кагына.
Читтә чакта — илкәй уйларымда,
Җиркәемне күңел сагына, сагына.

Оставьте комментарий