Изгеләр чишмәсе

Әниемнең бишек җырын көйләп
Туган якка ага чишмәләр.
Туган якның челтер чишмәләре
Балачакка алып китәләр.

Идел-йорт

И Идел-йорт, Идел-йорт,
Идел буе имин йорт,
Ата-бабам тоткан йорт,
Ашлык белән тулган йорт;
Идел-Җаек арасы
Елкы белән тулган йорт;
Казан-Болгар арасы
Кала белән тулган йорт.

Идел суы ага торыр

Идел суы ага торыр,
Алысларга бара торыр.
Кылыч тотып килсә дошман,
Идел-суга бата торыр.
Кылыч тотып килсә дошман,
Идел-суга бата торыр.