Йөрәгемдә — туган ягым

Юаталар мине сыйпап чәчләремне:
Сагышланма, сеңел, моңланма!
Язгы аҗаган кебек көтмәгәндә генә,
Кайтырмын күк туган ягыма.

Бик сагындым, авылым, бөдрә талларыңны,
Җамалый һәм Шәкүр чишмәсен.
Йөрәк тынгы белмәс, җанга сихәт иңмәс,
Изге суларыңны эчмәсәм.

Сыенгансың авылым таулар кочагына,
Чишмә сулар юа итәгең.
Үзәкләрне өзә сандугачлар моңы,
Шулар җырын юлдаш итәрмен.

Оставьте комментарий