Казан (беренче вариант)

Бакчаларга уралып,
Башкаладан нур алып,
Гөрли Казан, матур Казан,
Үсә Казан нурланып.
Зур гигантлар күтәрелә
Йолдызларга үрелеп,
Йолдызларга үрелеп —
Бөтен илгә күренеп.

Көннән-көн яктырак булып
Балкый Казан утлады.
Бөтен Ватанга танылды
Казан комбинатлары.
Үсә Казан, гөрли Казан
Туган ил кочагында.
Бүген гүзәл, киләчәге
Гүзәлрәк тагын да.

Сокланып карап үтәсең
Һәр салынган йортына.
Зур диңгезнең кораблары
Керә Казан портына.
Никадәрле герой бездә,
Никадәр галим бездә,
Һәркем сакта, һәркем сафта
Кадерле илебездә.

Оставьте комментарий