Мөслимем

Син минем үз илем, үз әнкәм, үз телем,
Син минем иң татлы җимешем.
Аерылып китсәм дә чит җиргә, еракка,
Моң булып төшемә керерсең.

Нариман — туган авылым

Колышчыдан күчеп килгән
Нариман кешеләре.
Җиң сызганып авыл салган
Баһадир егетләре.
Ходай биргән шушы җирдә
Безгә гомер итәсе.
Бар монда Камчат урманы,
Александр чишмәсе.

Мәмдәлем

Ерак киткәннәр ерак йөргәннәр
Туган авылын төштә күргәннәр
Урман артында ямьле төбәктә
Салкын суларың дәва йөрәккә

Мин юк булмам

Мин юк булмам, туган авылымның
Болынында чәчәк булырмын.
Йә булмаса, сихри кичләрендә
Йолдыз булып балкып торырмын.