Тәгәрмәчләр

Тәгәрмәчләр тәгәриләр
Келдер-келдер.
Гармун тартып җырлап
Бара кемдер.
Хуш ис бөркеп кала кырлар
Тирә-якта,
Тәгәрмәчләр көйләп бара
Шушы хакта.

Исемдә…

Җил-давыллар куркытмыйлар мине,
Синең мәхәббәтең һаман минем янда.
Үрләр аша, калын урман аша,
Омтылам мин канатлы кош кебек алга.

Туган туфрак (беренче вариант)

Чылтыр-чылтыр аккан чишмәләрем,
Сабый чактан кергән моңнарым.
Шушы изге җирдән атлап киттем
Матурлыгын тоеп дөньяның.

Бөтен гомергә

Җырларым булып,
Моңнарым булып,
Кердең, син минем
Кердең күңелгә.
Онытылмас булып,
Онытылмас булып,
Кердең күңелгә,
Кердең күңелгә.

Акбүз атым (икенче вариант)

Акбүз атым — көмеш тояк, көмеш тояк,
Ут чыгара ташлардан.
Походларда һаман бергә,
Бергә кердек ут эченә,
Ни үтмәде башлардан.