Нигезләр

Газизләрдән газиз туфрак,
Изгеләрдән изге нигез!
Туган җирнең газизләре
Нигезләрдән бизде, дибез.

Эй илдәшләр, нигездәшләр,
Кайталмыйбыз ни сез, ни без.
Көтә, беләм, туфрак белән
Тигезләнгән азмы нигез?!

Кемдер бизгән, кемдер түзгән,
Кемнәрнедер биздергәннәр,
Өметләрен өздергәннәр —
Күпме шундый без белгәннәр.

Эй илдәшләр, нигездәшләр,
Кайталмыйбыз ни сез, ни без.
Көтә, беләм, туфрак белән
Тигезләнгән азмы нигез?!

Бәргәләнә, өзгәләнә
Бәгырьләре киткәннәрнең,—
Күз яшьләрен түккәннәрнең.
Чит җирне үз иткәннәрнең…

Эй илдәшләр, нигездәшләр,
Кайталмыйбыз ни сез, ни без.
Көтә, беләм, туфрак белән
Тигезләнгән азмы нигез?!

Оставьте комментарий