Әти, сагынам сине

Төннәргә әйләнгән көннәремдә
Исән чагың уйлап юанам.
Әти, әти, синең елмаюны
Төшләремдә күреп уянам.

Әнкәйнең моңлы карашы

Әле дә минем күз алдымда тора,
Әнкәй, синең моңлы карашың.
Әле дә миңа ишетелә сыман
«Хуш, балакай», — дигән тавышың…

Мин юк булмам

Мин юк булмам, туган авылымның
Болынында чәчәк булырмын.
Йә булмаса, сихри кичләрендә
Йолдыз булып балкып торырмын.

Газизеңнең гомерен озынайт

Кулың болгап калдың су буенда,
Ярның бу ягына чыкмадың.
Яулык алып күз яшеңне сөрттең,
Еладың шул, түзмәдең…

Карлар ява (икенче вариант)

Карлар ява тавыш тынсыз гына,
Йомшак кына җиргә түшәлә.
Тирә-якка сафлык бирә карлар,
Урманнарга ак ямь өстәлә.

Казансудан томан күтәрелә

Казансудан томан күтәрелә,
Күр әле, күр, җирдә ак болыт.
Күтәрелә күккә ак томаннар,
Җирнең ап-ак сәламе булып.

Син (икенче вариант)

Сөйкемле син, кадерле син,
Тапкыр син һәм серле син.
Кайчак көләч, кайчак моңсу,
Кайчак уйчан — төрле син.

Ә хәзер соң инде

Хыялымда йөргән бердән-берем,
Ялгыш кына булдың ятларга.
Белми калдың, насыйп булмагандыр,
Хисләремне минем аңларга…
Миннән өлгер берәү, күреп алып,
Ялкынында сине көйдергән,
Тәмле телле, башың әйләндереп,
Назларына күмеп сөйдергән…