Нариман — туган авылым

Колышчыдан күчеп килгән
Нариман кешеләре.
Җиң сызганып авыл салган
Баһадир егетләре.
Ходай биргән шушы җирдә
Безгә гомер итәсе.
Бар монда Камчат урманы,
Александр чишмәсе.

Кайтам әле Нариманга,
Сагындым урамнарын.
Йөз яшәгез, авылдашлар,
Кадерле туганнарым.

Югары очтан бормаланып
Ага Манча елгасы.
Кайларда гына йөрсәм дә,
Килә сиңа кайтасым.
Туган авылым Нариманга
Җырлар багышлар идем.
Шушы оҗмах җирләрдән мин —
Мәңге аерылмас идем.

Кайтам әле Нариманга,
Сагындым урамнарын.
Йөз яшәгез, авылдашлар,
Кадерле туганнарым.

Колышчыдан Нариманга —
Йөздә кырык чакырым.
Матур булсын бәйрәм, диеп,
Дусларымны чакырдым.
Җырлар җырлап күңел ачыйк,
Рәхәт булсын барсына.
Шушы җырым бүләк булсын
Минем газиз халкыма.

Кайтам әле Нариманга,
Сагындым урамнарын.
Йөз яшәгез, авылдашлар,
Кадерле туганнарым.

Оставьте комментарий