Кызлар күңеле — ак умырзая

Ак умырзая кардан баш төрткән,
Елмая аңа шук кояш күктән.
Назланып кына ачыла бөре,
Ак умырзая — кызлар күңеле.

Кояштай елмай

Айның язмышы
Төнгә бәйләнгән.
Кояш тирәли
Мәңге әйләнгән.
Толымы төннең
Чем-кара икән.
Күлмәген дә төн
Карадан теккән.

Кояш кемгә елмая?

Елмаеп тик бер карадым —
Иделдә акты бозлар.
Күз карашым җылысында
Кызынды сылу кызлар.
Елмаюым ошамаган
Мин сөеп йөргән кызга.
Ут янып торган йөрәге
Әйләнде салкын бозга.

Кичке Идел

Идел өсте тып-тын, тып-тын,
Ярларга бәрми дулкын, дулкын.
Кычкырып бер җырлыйк, дустым, дустым,
Күнелләргә дәрт тулсын, тулсын.

Кичке диңгез

Диңгез, диңгез, бөдрә ярларыңны
Төреп назлый зәңгәр томаннар,
Колач җәйгән сыман акчарлаклар
Дулкыннарга канат куйганнар,
Сагынып зар-интизар булганнар.
Колач җәйгән сыман акчарлаклар
Дулкыннарга канат куйганнар.