Кызлар җыры

Җәйге таңда бөдрә талда
Сандугачлар сайрыйлар.
Сандугачым, сайра-сайра,
Җилгә очсын кайгылар.

Сандугачым, сайра-сайра,
Басып сайра талларга.
Мөмкин булса, әйтеп сайра,
Сөйгән ярым кайларда.

Сандугачым, сайра-сайра,
Матур сайра, сандугач,
Ул сабырлы, ул түзәдер,
Мин нишләрмен сагынгач…

Сандугачым, сайра-сайра,
Басып сайра талларга.
Мөмкин булса, әйтеп сайра,
Сөйгән ярым кайларда.

Сандугачым, талга басып
Сайраганың юк иде.
Беркем өчен бу кадәрле
Саргайганым юк иде.

Сандугачым, сайра-сайра,
Басып сайра талларга.
Мөмкин булса, әйтеп сайра,
Сөйгән ярым кайларда.

Оставьте комментарий