Кил чишмә буйларына

Кил син иртән чишмә буйларына,
Бергә тыңлыйк аның агышын.
Челтер чишмә, бәлки, уртаклашыр
Күңелемнең моңын, сагышын.

Карлы яңгыр

Күз яшьләре булып яңгыр ява,—
Ник елыйсың, болыт, елама.
Зинһар өчен, искә төшермәле,
Авыр бит соң миңа болай да.