Өзелеп ярлар сөймәгез

Үтә кызыллар кимәгез
Үтә кызыл тиз уңа.
Артык яратып сөймәгез
Үкенүләргә була.

«Бар ул мәхәббәт, бар!» — диеп,
Үзәгемне өзмәгез.
Хәлләремнең шундый чагы
Бер киңәш тә бирмәгез.
Ялган сүзләргә ышанып
Ялкын утка кермәгез.
Таллар кебек бөгелерсез
Өзелеп ярлар сөймәгез.

Өзеп ал син мине ярым

Юлларыңа чәчәк булып үстем.
Өзеп ал син мине, өзеп ал!
Һис калдырма юллар тузанында —
Йөрәгеңә сөю итеп сал!

Әле мин сине гафу итмәдем

Әле мин сине гафу итмәдем,
Иңемә килеп сарыла күрмә.
Күз яшьләреңне күрсәтмә миңа,
Ялына күрмә, ялына күрмә.

Әллә догаң, әллә каргышың…

Төнге күккә яз җилләре сеңгән,
Төнге күккә киткән сагышым.
Мин күзгә-күз калдым сөю белән —
Әллә догаң, әллә каргышың?