Әллә догаң, әллә каргышың…

Төнге күккә яз җилләре сеңгән,
Төнге күккә киткән сагышым.
Мин күзгә-күз калдым сөю белән —
Әллә догаң, әллә каргышың?

Күрше кызы

Күршедә яшисең,
Эндәшәм дәшмисең,
Күреп кенә калам синең көлүеңне.
Син генә уемда,
Сер генә син миңа,
Бер күз сирпеп җилкетәсең күңелемне.
Күрәсеңме, күргәнеңне күрәм,
Минем уйлар синең уйда әле.
Яратмаган булып яраттырып
Әйдә, кылан, әйдә, уйна әле!

Изге Коръән

Бер-берләре белән шигырь әйтеп
Сөйләшкәндә бөтен гарәп иле.
Рәсүлебез Мөхәммәткә беркөн
Аллаһыдан изге Коръән иңде.
Үз чорының бөек шагыйрьләре
Гаҗәпләнеп гаҗиз калды шулчак:
Юк, бу сүзләр шигырь генә түгел,
Бу — Аллаһтан иңгән изге китап!