Әллә бөтенләй оныттың,
Туктады хатларың да,
Диңгезгә карап җырлыймын
Сагынганчакларымда.
Җырларымны ишетә дә
Акчарлак йөзеп килә.
Йөрәккәем (үҙәккәем) өзелгәнен
Бары ул гына белә.
Синнән хатлар көтә-көтә
Зарыгып үтә көнем,
Акчарлаклардай (әгәр акчарлач) булмаса,
Ялгызым нишләр идем?!