Әллә кояш, әллә ай… (икенче вариант)
Онытылып йөрөп ятам,
Әллә өндә, төштә — мин?
Син елмаеп бер карасаң,
Коелам да төшәм мин.
Онытылып йөрөп ятам,
Әллә өндә, төштә — мин?
Син елмаеп бер карасаң,
Коелам да төшәм мин.
Нигә өметләнеп көтә микән
Чыгарсың дип үзең каршыма.
Ник эзли соң сине күңелкәем,
Борчу уйлар салып башыма.
Нигә мендем биек тау башына,
Ник утырдым аның ташына?
Нигә күрдем, нигә сөйдем сине,
Кайгы-хәсрәт алып башыма.
Әллә кайларга ашкынам,
Әллә нишләрдәй булам.
Упкын кебек күзләреңә
Очып төшердәй булам…
Капкабызга ияләнде
Күрше авыл егете.
Көн дә чәчәк китерә ул,
Оятка калып беттем.
Язмышлардан язмышларга күчеп
Кемне, бәгърем, бүген эзлисең?
Үткәннәрне хаталарга бәйләп
Юлларыңда кемне күзлисең?
Әкиятсез бала бала булмый,
Мәхәббәтсез — шагыйр шигырсыз.
Әкиятемне тартып алмасаңчы,
Калдырмачы мине син җырсыз.
Туган чакта кемнәр язган икән
Тормыш юлын бергә үтәргә.
Мәхәббәттән бәхет, шатлык ташып
Изгелекләр язсын көтәргә.
Син минем ягыма карамыйсың да,
Син минем турыда уйламыйсың да.
Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә, —
Барыбер син бит уемда!
Күптән инде әйтер хисләрем бар
Кем яулавын күңел түремне.
Айга бары ачам йөрәгемне,
Ай тапшырсын сиңа серемне.